Мөслимәләр нәзарәткә җыелды

03 апрель 2013 ел 16:12

3 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың иң актив мөслимәләре белән очрашты. Әлеге очрашу Диния назәрәтенең гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы үткәргән “Хатын-кызлар дөньяны бизи” дип аталган түгәрәк өстәл кысаларында булды.

Чарада мөфти вазыйфаларын башкаручы урынбасарлар: Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Батыр, Нияз хәзрәт Сабиров, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты, Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина һәм башкалар катнашты.

Очрашуны Камил хәзрәт Коръән укудан башлап җибәрде. Шулай ук ул мөслимәләр алдында чыгыш ясады, аларның иманлы, гыйлемле булуларын билгеләп узды. Коръәндә хатын-кызларга багышланган аятьләр шактый. Бу үзе үк аларның җәмгыятьтәге роле җитди булуы хакында сөйләве хакында әйтте. Мөслимәләр үзләрен борчыган сорауларны, тәкъдимнәрне хәзрәткә юлладылар. 

Чарада мөслимәләрнең республика шәһәрләрендә, районнарында алып барган төрле юнәлештәге эшчәнлеге: балаларны тәрбияләү, гаилә проблемаларын чишү, социаль проблемаларны чишү, хәйрия эшләре һәм башкалар турында сөйләшенде.

Соңыннан түгәрәк өстәлдәге сөйләшүгә йомгак ясап, резолюция кабул ителде.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/7994

Резолюция: http://dumrt.ru/tt/node/8002

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана