Казанда «Ислам-online» Бөтенроссия конференциясе үткәрелә

02 апрель 2013 ел 13:24

4 апрельдә Казанда «Ислам-online» Бөтенроссия конференциясе үткәрелә. Әлеге чара мөселман журналистларын традицион ислам кыйммәтләрен дәгъватлауда берләштерү максатыннан үткәрелә. «Ислам-online» конференциясен Татарстан мөсеманнары Диния нәзарәте оештыра. Чара узганнан соң оештыру комитеты конференциядә яңгыраган чыгышлардан җыентык нәшер итәчәк.

Конференция кысаларында түбәндәге мәсьәләләрне карау көтелә:

-       мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерү, алар арасында тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек итүне җайга салу;

-       мөселман журналистлары кодексын раслау;

-       Россиядә Исламның чынбарлыктагы торышын күзаллау, шулай ук Россия гражданнарының мөселманнар өммәтенә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру;

-       Мөселманнар арасында радикаль карашлар таралуны туктату максатыннан мөселман массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат тәкъдим итү ысулларын эшләү;

-       Мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары сыйфатын күтәрү һәм аны гомуми медиакиңлектә аерым юнәлеш буларак карау;

-       Электрон мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдыру.

Чара Петербург урамы, беренче йортта урнашкан “Гранд-Отель» кунакханәсенең конференцияләр залында үткәрелә. Башлану вакыты: сәгать 9:30 да. Катнашучыларны теркәү – 8.30да.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана