Чаллыда Коръән укучы балалар конкурсы үтте

27 март 2013 ел 16:37

27 мартта Чаллы шәһәренең “Ак мәчет”ендә 18нче тапкыр балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе уздырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” үзәге оештырган конкурста быел гыйлемнәрен, сәләтләрен 160ка якын бала сынады. Алар республиканың 13 районыннан җыелганнар иде, шулай ук күрше төбәкләрдән дә килүчеләр булды. Балаларның Коръән сүрәләрен дөрес итеп яттан сөйләүләре, тәҗвид кагыйдәләрен белүләре тикшерелде, шулай ук тышкы кыяфәтләренә һәм үз-үзләрен тотышларына да игътибар ителде. Конкурска килгән балаларны “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, шәкертләре бәяләде.

Конкурста Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәтнең урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм башка имамнар катнашты. Нияз хәзрәт конкурсның бик оешкан рәвештә, күркәм үтүен билгеләп узды. Шулай ук ул нәзарәт исеменнән барлык балаларга дини китаплар өләшенүе, ә җиңүчеләргә исә махсус бүләкләр (Коръән, намазлык, тәсбихтән торган набор) тапшырылуы хакында әйтте.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/7954

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана