27 мартта Мәскәүдә “Россиядә дини конфессияләрнең үсеш тармагы буларак, иҗтимагый хезмәт” дигән темага сөйләшү булды. Россия Иҗтимагый палатасында узган әлеге “түгәрәк өстәл”не Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү һәм Чуашстан Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов оештырды. Сөйләшүдә Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнашты. Илдар хәзрәт чарада катнашучыларны Камил хәзрәт һәм Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде. Аннары ул нәзарәт тарафыннан алып барылган иҗтимагый эшчәнлек турында сөйләде. Аерым алганда, «Сөләйман” мәчетендәге күзләре начар күрүчеләр һәм сукырларны тернәкләндерү үзәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук нәзарәтнең социаль юнәлештә алып барачак эшләре белән таныштырды. Илдар хәзрәт алга таба ярдәмгә мохтаҗ төрле төркем кешеләргә, әйтик, инвалид балаларга, наркоманнарга һәм башкаларга үзәкләр ачу нияте барлыгын әйтте.
Сөйләшү барышында Әлбир хәзрәт “Сөләйман” мәчете каршындагы “Нур” нәшриятында бастырылган «Зрячим о незрячих» китабын тәкъдир итте. Әлеге китапның авторлары: үзәк директоры Мәликә Гыйлметдинова һәм педагогика фәннәре кандидаты Гөлназ Сабитова.
Очрашу ахырында сөйләшүдә катнашучы күпләр Илдар хәзрәт Баязитов янына шәхсән килеп, иҗтимагый эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.