27 мартта Татарстан Фәннәр Академиясендә «Иман» мәркәзе «Хөсәен Әмирхан: 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар-мөселман шәһәр инфраструктурасы» дип аталган түгәрәк өстәл оештырды.
Фәнни җыенда «Иман» мәркәзе җитәкчесе Наил хәзрәт Гарипов, галимнәр Азат Ахунов, Илдус Заһидуллин, Сәет- Дамир Шәһәвиев, Илшат Гыймадиев, Ринат Нәбиев, Камил Әхсанов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Дәүләт Советы депутаты, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов, Казан мэриясе вәкилләре, җурналистлар катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Хөсәен Әмирханның тарихи-дини мирасын өйрәнү, популярлаштыру, шәһәр мәхәллә системасын булдыру һәм үстерү, бүгенге мәчет-мәдрәсәләрнең торышы турында фикер алышты. Наил Гарипов белдергәнчә, тарихи мирасны өйрәнеп, тәҗрибәдә кулланмый торып, бүгенге мөселман өммәте проблемаларын хәл итеп булмаячак
Депутат Фәрит Мифтахов исә «Җыен» фондында Хөсәен Әмирханга багышланган китап чыгарырга чакырды.
2013 елда дин әһеле, тарихчы, «История Булгарии» («Тәварихе Болгария», 1883г.), «Звёзды истории» («Неҗүмет-тәвари