Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә “Ислам турында сөйләшик” дип аталган дин белән кызыксынучылар өчен кыскача энциклопедиянең татарчасы дөнья күрде. Әлеге китапның рус телендәгесе (“Расскажи мне об Исламе” ) нәзарәт тарафыннан 2011 елда нәшер ителгән иде. Китап нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланган.
“Ислам турында сөйләшик” китабы Ислам дине нигезләре, кыйммәтләре белән таныштыра. Нәрсә ул мәзһәб? Ничек ураза тотарга? Мөселманнарның тышкы кыяфәте нинди булырга тиеш? Әлеге һәм башка дин белән бәйле күп сандагы сорауларга китаптан җавап табарга мөмкин.