Сөембикә сеңелләре һәм энеләре Казанда гыйлемнәрен сыный

26 март 2013 ел 09:49

7 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Шиһабетдин Мәрҗани елы” кысаларында балалар өчен “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” конкурсы уздырыла. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, “Сөләйман”, “Мәрҗани”, “Апанай” мәчетләре һәм “Иман” мәркәзе булышлыгында җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина оештыра. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге конкурс быел уналтынчы тапкыр үткәрелә.

Әлмира ханым сүзләренә караганда, узган ел әлеге конкурска 500гә якын бала җыелган булган, быел да Россиянең төрле төбәкләреннән, республика районнарыннан катнашырга теләк белдерүчеләр шактый.

Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар катнаша, аларны төрле яшь төркемнәренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр К. Шәриф, Р. Фәхретдинов, Г. Тукай, Г. Баруди, Сөембикә, М. Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас булган зыялылык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү, җиткерү конкурсның төп максаты булып тора.

Бәйге сораулары “Мөслимә” газетасына урнаштырылган. Конкурс 7 апрельдә “Мәрҗани” мәчетендә иртәнге сәгать 9.00 дә башлана.

Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны  89178533486 телефонына шалтыратып белергә мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана