22 мартта, җомга көнне Түбән Каманың Гагарин урамында төзелеп килүче яңа мәчет манарасына ай куелды. Мөселманнар җәмигъ мәчетендә җомга намазын укыганнан соң әлеге күңелле вакыйгада катнаштылар.
Төзелеш прорабы Камил Шәрәфетдинов һәм төзүче Вил Галләмов айны манарга беркеттеләр. Манара биеклеге 45 метр, шуңа күрә бу эшне башкару алай ук җиңел булмады. Мондый биеклеккә күтәрелергә махсус янгын сүдерү машиналары кирәк булды. Мөселманнар шәһәрнең янгын сүндерү бригадасына булышулары өчен бик тә рәхмәтле.