2013 елның 30 мартында Чаллы мөхтәсибәте “ДУМ РТ Хадж” вәкиле катнашында һиҗри ел исәбе буенча 1434 ел хаҗына багышланган беренче җыелыш үткәрәчәк. Чара Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә (48 нче комплекс, 9 / Чулман проспекты, 108/5) көндезге сәгать унбердә башланачак. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак, дип хәбәр итә Чаллы мөхтәсибәте.
Алга таба мондый җыелышлар һәр айның соңгы шимбәсендә узар дип көтелә. Белешмәләр өчен телефон: +7 (8552) 56-65-99 (мөхтәсибәт).