25 мартта Казанда “2012 ел хәйриячесе” республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үткәрелде. Республика күләмендә хәйриячеләрне, изгелек кылучыларны җыйган чарада Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.
Әлеге чарада Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов: “Хәзер без хәйрия эшчәнлегендә мәдәниятыбыз, тарихыбыз үзенчәлекләрен исәпкә алып яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга тиеш. Без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле”, - дип ассызыклады.