"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә үткән "ачык дәрес"тә гарәпчә генә сөйләштеләр

21 март 2013 ел 13:35

21 мартта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә "ачык дәрес" үткәрелде. Мөгаллим Айрат хәзрәт Яруллин 2 курс студентларына гарәп теле дәресен уздырды. Әлеге дәрескә Диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге белгечләре, Казан шәһәренең башка мәдрәсәләреннән укытучылар килгән иде.

Гарәп теле дәресе Сира (Пәйгамбәребезнең тормышы) дәресе белән үрелеп алып барылды. Шунысы үзенчәлекле - дәрес тулысынча гарәп телендә үтте. Студентлар 2 курста гына укуларына карамастан, тәкъдим ителгән текстны йөгерек, аңлаешлы итеп укыдылар, бирелгән сорауларга ачык, тулы җавап бирделәр. Дәрестә күрсәтмә материаллар уңышлы кулланылды. Дәрес ахырында, алган белемнәрне ныгыту максатыннан, Пәйгәмбәребезнең тормышы турында кыска, эчтәлекле фильм да күрсәтелде. Дәрес тәмамлаганнан соң, килгән кунаклар һәм мәдрәсә җитәкчеләре фикер алыштылар. Мәдрәсәнең ректоры Наил хәзрәт Яруллин һәм уку-укыту эшләре буенча проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Айрат хәзрәт Яруллинның югары дөньяви белемле педагог һәм дини белемле остаз икәнлеген ассызыклап үтте. Диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге вәкилләре Айдар хәзрәт Карибуллин, Нәзирә ханым Гыйззәтуллина студентларның активлыгын, укытучының һәр шәкерткә шәхси якын килүен билгеләделәр. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә укытучысы Хәйдәр хәзрәт Куйруков, Казан ислам көллияте мөгаллиме Рушан хәзрәт Каримов та Айрат хәзрәтнең тәҗрибәле остаз, үрнәк мөгаллим булуын, 2 курс студентларының 1-2 ел эчендә гарәп телен камил белүендә укытучының зур роль уйнавын ассызыклады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана