18 мартта Казанның “Мөхәммәдия” мөдрәсәсе шәкертләре Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр янында булдылар. Шәкертләр балаларга спектакль күрсәттеләр, конкурслар оештырдылар.
Шулай ук шәкертләр үз көчләре белән канцелярия товарлары, келәмнәр, балалар өстәлләре һәм урындыклары, тәм-томнар алуны да оештырганнар.
Интернатта тәрбияләнүчеләр кунаклар килүгә бик шатландылар.
Шәкертләр бу төр чараны алга таба дәвам итәргә ниятли.