Коръән укучы балалар конкурсы унсигезенче тапкыр үткәрелә

20 март 2013 ел 10:08

27 мартта Чаллы шәһәренең “Ак мәчет”ендә 18нче тапкыр балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе уздырыла. Ел саен конкурста катнашырга балалар республика районнарыннан гына түгел, Удмуртия, Киров өлкәсе кебек төбәкләрдән дә җыелалар.

Конкурс 4 яшь төркемендә уза. Анда 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Шуны да әйтергә кирәк, көндезге мәдрәсәсләрдә укучы шәкертләр бәйгегә кертелми. Җиңүчеләрне баллар саны буенча ачыклыйлар. Балларны Коръән сүрәләрен дөрес итеп яттан сөйләгәнгә, тәҗвид кагыйдәләре буенча укуганга куялар, шулай ук конкурста катнашучының тышкы кыяфәте һәм үз-үзен тотышы бәяләнә. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар көтә.

Әлеге чараны ел саен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” үзәге оештыра. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана