Р.Миңнеханов "ДУМ РТ Хадж" программасы проектларын хуплады

19 март 2013 ел 10:14

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Руслан Нәфисуллин Татарстан Президентына кече хаҗ кылуда булышлык күрсәтте. Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәр кылды. Әлеге сәфәр вакытында Татарстан делегациясе, ислам дине кушканча, Мәккә шәһәренә килгәч Гомрә хаҗын кылды.

“Әл-Харам” мәчетендә төзекләндерү эшләре баруга һәм кайбер урыннарда хәрәкәт итү бик авыр булуга карамастан, Рөстәм Нургали улы һәм башка делегация әгъзалары ихластан Гомрә хаҗы таләпләрен үтәделәр. Кече хаҗ ахырында Татарстанга бәрәкәт һәм шәфәгать сорап дога кылынды.

Моннан тыш Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Руслан Нәфисуллин татарстанлылар өчен Хаҗ сәфәрен оештыру үсеше турында сөйләштеләр. Президент Рөстәм Миңнеханов  «ДУМ РТ ХАДЖ» программасы кысаларында тормышка ашырылачак проектларны хуплады. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/7827

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана