Әлмәттә балаларның Коръән бәйгесе оештырылды

18 март 2013 ел 08:54

17 мартта Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте, Р. Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе җитәкчелегендә балалар арасында Коръән уку бәйгесен уздырды.  Бәйгедә 16 яшькә кадәрге Коръәнне тәҗвит илә матур итеп укый белүче балалар катнашты. Чара имам-мөхтәсиб, мәдрәсә ректоры Рафыйк хәзрәтнең чыгышы белән башланып китте. Ул Коръән укуның фазыйләтен аңлатты, килгән кунакларны,балаларны тәбрикләде. Кунаклар арасында булган Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты ректоры Ильяс Сәлахов шулай ук чыгыш ясады, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

Бәйге дүрт яшь төркемендә үткәрелде. Биремнәр арасында балалар өчен мәдрәсә шәкертләре уеннар оештырды, чәйләр эчелде.
Төрле наминацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:
2 яшьтән 6 яшькә кадәр: 
1 урын - Амира Хөснуллина, Ислам Насыйров; 
2 урын - Мәвтүнә Дәүләтова, Әмин Әүхәдиев; 
3 урын - Азиза Минсабирова,  Йосыф Хамәтов. 
7 яшьтән 9 яшькә кадәр: 
1 нче урын – Хәдичә Хамәтова, Әхмәт Мирсәетов; 
2 нче урын – Наҗия Мәфлүханова, Алмаз Хамәтов; 
3 нче урын – Сафия Ханнанова, Габдулгазиз Әүхәдиев; 
10 яшьтән 12 яшькә кадәр: 
1 нче урын –  Мәфлүханова, Габдулла Әүхәдиев; 
2 нче урын – Фәхретдинова Әминә , Мөхәммәт Хамәтов; 
3 нче урын – Алия Хәсаншина, Мөхәммәт Күрәдов; 
13 яшьтән 15 яшькә кадәр: 
1 нче урын – Алсу Зәйдуллина, Фирдәүс Бакиев; 
2 нче урын – Миляүшә Габдуллина, Сохрәб Сираҗетдинов; 
3 нче урын – Саберноз Шәйхулова, Ибраһим Дәүләтшин.
Җиңүчеләргә дини китаплар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Иң мөһиме алар 27 мартта Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет”тә республика күләмендә үтәчәк Коръән уку ярышында катнашу хокукына ия булдылар. 
Шулай ук бәйгедә катнашкан һәрбер балага истәлек бүләкләре тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана