ТР МДНнең Пленум утырышы булды

16 март 2013 ел 14:36

16 мартта ТР МДНнең Пленум утырышы булды. Утырышта Татарстан мөфтие булырга теләүче рәсми кандидатлар расланды. Шулай ук чираттан тыш VI Корылтайны үткәрү вакыты һәм анда катнашачак делегатларны сайлау тәртибе билгеләнде. 

6 мартта узган утырышта игълан ителгәнчә, 14 мартка, сәгать 17.00 гә кадәр Татарстан мөфтие сайлауларында катнашырга теләгәннәр үзләренең гаризаларын, документларын тапшырырга тиешләр иде. 

Мөфтилеккә рәсми кандидатлар итеп Харис хәзрәт Салихҗан; Фәрит хәзрәт Сәлман; Камил хәзрәт Сәмигуллин.расланды.
Харис хәзрәт Салихҗан, Казан шәһәренең Хәтер мәчете имам-хатыйбы, туган елы: 1928; 
Фәрит хәзрәт Хәйдәров, Россия ислам килешүе ассоциациясе Голәмәләр советы җитәкчесе, туган елы: 1969;
Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы, вакытлыча Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы, туган елы: 1985.

Пленум утырышында имамнар чираттан тыш алтынчы Корылтайны бертавыштан 2013 елның 17 апрелендә уздырырга килештеләр.
ТР МДН Пленумы Кама арты төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевнең тәкъдимен кабул итте. Рөстәм хәзрәт Пленум утырышында: "Журналистлар һәм башкалар да кандидатларга төрле сораулар бирәчәкләр. Менә шушы сорауларга җавап биргәндә бер-берегезне дә, элекке мөфтиләрне дә пычратмасагыз иде. Хәзер менә бер ай сайлау алды компаниясе барачак. Динебезне, мөселманнарны каралткан сүзләр яңгырамасын, сайлау алды компаниясе шәригать кысаларыннан чыкмасын иде", - дигән гаризасын җиткерде. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/7805

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана