14 мартта Арча районы мөхтәсибәте Арча станциясенең «Изгеләр» мәчетендә имамнарның чираттагы җыелышын үткәрде. Шулай ук район мәчетләрендә дин сабагын укытучы мөгаллимнәр конкурсы уздырылды. Чарада мөфти урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нияз хәзрәт Сабиров, имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев, район имамнары, мөгаллимнәре катнашты.
Конкурста мөгаллимнәр гарәпчә дөрес язу һәм Коръәнне төгәл, матур итеп уку буенча сәләтләрен, белемнәрен сынады. Барлык катнашучыларга нәзарәт һәм мөхтәсибәт исеменнән дини китаплар, "Рәхмәт хаты" һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.