14 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Халыклар дуслыгы йортында гарәп каллиграфиясе конкурсының йомгаклау өлешен уздырды.
Коръән укып башланган чарада катнашучыларны, кунакларны нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Кәрибуллин, “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек әфәнде Шәрипов, шулай ук жюри әгъзалары сәламләде.
“Конкурсны үткәрүне мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап, оештырып җибәргән иде. Хәзрәтнең эше бүген дә дәвам иттерелүе һәм нәзарәтнең бу конкурска зур игътибар юнәлтүе күркәм гамәл”, - дип билгеләп узды танылган каллиграф Нәҗип Нәккаш. Нәҗип ага РИИның каллиграфия үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбуллов һәм нәзарәт вәкилләре белән берлектә конкурста катнашучыларның эшләрен бәяләде.
Конкурста уннан артык кеше катнашты. Алдан җибәрелгән эшләр Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залына урнаштырылган иде. Моннан тыш Дәрвишләр бистәсендә урнашкан интернат-йортта тәрбияләнүче балаларның шамаилләрен карарга мөмкин иде.
Сәетҗәгъфәр хәзрәт әйтүенчә, шамаилләр ясарга өйрәнү кебек шөгыль балаларны мөселманнар, татарлар мәдәниятенә якынайта һәм аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итә.
Конкурста катнашучылар өч төрле бирем үтәде. Беренчедән, “Әл-Фатиха” сүрәсе аятьләрен төрле язу стилендә яздылар. Аннары төрле коллиграфик композицияләр ясадылар. Соңыннан каллиграфия үрнәкләрен укып күрсәттеләр.
Чара җиңүчеләрне игълан итү белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга нәзарәтнең истәлекле бүләкләре өләшенде, ә җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелде.
Гарәп каллиграфиясе конкурсында җиңүчеләр:
1 урын –Әмир Билалов,
2 урын – Анна Хәмидуллина,
3 урын – Рәмзия Булычева.
Модерн стилендә башкарган эшләре өчен Әлфия Исхакова, классик юнәлештә - Әлмира Садрытдинова бүләкләнде.
Иң яшь катнашучы 13 яшьлек Айзат Минхаҗевка кызыксындыру бүләге тапшырылды.
Конкурска тәкъдим ителгән шамаилләр нәзарәткә урнаштырылачак.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7786