14 мартта сәгать 17.00 гә кадәр Татарстан мөфтие сайлауларында катнашырга теләвен белдереп 3 кеше гариза тапшырды:
Харис хәзрәт Салихҗан;
Фәрит хәзрәт Сәлман;
Камил хәзрәт Сәмигуллин.
16 мартта ТР МДНнең пленум утырышы була. Утырышта Татарстан мөфтие булырга теләүче кандидатлар расланачак. Шулай ук чираттан тыш VI Корылтайны үткәрү вакыты билгеләнәчәк.