Дини гыйлем бирү өлкәсенә кагылышлы сөйләшү

13 март 2013 ел 16:55

13 мартта ТР МДНдә “Татарстанда дини профессиональ белем бирү дәрәҗәләре”  дигән темага  “түгәрәк өстәл” уздырылls. “Түгәрәк өстәл”не  Диния нәзарәте Татарстан Фәннәр академиясенең Исламият гыйлеме үзәге белән берлектә оештырды.

Чарада  нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батыр, Исламият гыйлеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов, РИУ проректоры Марат хәзрәт Гыйлманов, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин, РИУның уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина, мөселман уку йортлары  җитәкчеләре,  хезмәткәрләре катнашты.

Исламият гыйлеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов “Татарстан дини мөселман уку йортлары мониторингы: гомуми нәтиҗәләр һәм киңәшләр” дип аталган чыгыш ясады.  2012 елда үзәк, Голәмәләр шурасы, шулай ук нәзарәтнең уку-укыту бүлеге белән берлектә  дини уку йортларын тикшергән, өйрәнгән иде.  Камил әфәнде менә шул аудит  нәтиҗәләре белән таныштырды.

РИУ проректоры Марат хәзрәт Гыйлманов “Татарстан Республикасында  югары һөнәри дини белем: тарих һәм алгарышлар” дип аталган темага чыгыш ясады. Нәзирә ханым Гыйззәтуллина исә, үз чиратында, дини уку йортларының уку-укыту планнары үзенчәлекләре турында сөйләде.

Тәгәрәк өстәлдәге сөйләшүдә Айдар хәзрәт Кәрибуллин Татарстан мәдрәсәләренә  уку-укыту технологияләрен кертү мәсьәләсен күтәрде.

Катнашучылар һөнәри дини уку йортларының уку-укыту методик берлеген булдырырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә бу берлекне  оештыру эшләре алып барыла.  Аның эшчәнлеге  республика дини уку йортларында белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлтелгән булыр дип көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана