13 мартта Бөгелмә мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышта ТР МДН рәисе, мөфти урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нияз хәзрәт Сабиров, имам-мәхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм район имамнары катнашты.
Җыелышта имамнар мәчетләрдә дини белем бирүгә кагылышлы эшчәнлек, шулай ук башка үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләштеләр.
Барлык имамнарга ТР МДН нең Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланган “Чакыру” дип аталган үрнәк вәгазьләр китабы өләшенде.