10 мартта Югары Ослан җәмигъ мәчете мәхәлләсендә яшь мөселманнар арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Спорт чарасын Югары Ослан районы мөхтәсибәте оештырды.
Ярыш сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау максатыннан уздырылды. Ярышта гимназия, мәктәп укучылары һәм Югары Ослан авылы мөселман яшьләре катнашты. Чара бергәләп пылау ашау, чәй эчү белән тәмамланды.