ТР МДН вәкилләре Мәдинә шәһәрендә

12 март 2013 ел 16:04

11 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Нәфисуллин Мәдинә шәһәрен “2013 елда Ислам мәдәнияте башкаласы” дип атау тантанасында катнашты.

Руслан хәзрәт сүзләренә караганда, кунакларны кабул итү бик югары дәрәҗәдә оештырылган, бу Согуд Гарәбстанының кунакчыллыгын күрсәтеп тора. Тантанада дөньяның төрле илләреннән мөфтиләр, галимнәр катнаша.

«ISESCO» мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы, мәдәният министрларының җиденче Ислам конференциясен уздыру уңаеннан,  Мәдинәне "2013 елда Ислам мәдәнияте башкаласы" дип игълан итте. Чөнки Мәдинә ислам дөньясы шәһәрләре арасында иң билгеле кала санала.

Тантана кысаларында “ Мөхәммәд –Аллаһ илчесе” дип аталган һәм Мәдинә шәһәре тарихына багышланган күргәзмәләр оештырылган. Шулай ук “Мәдинә ислам мәдәнияте башкаласы” дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана