12 мартта вакытлыча Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөекбританиянең Россиядәге илчесе урынбасары Денис Киф белән очрашты. Очрашуда динара диалог һәм толерантлык турында сөйләштеләр. Камил хәзрәт Татарстанда төрле дини традицияләрнең үзара килешеп яшәве турында әйтте. Киф әфәнде, үз чиратында, бу үзенчәлек Бөекбританиядәге дини вәзгыятькә дә хас булу хакында җиткерде. Исламның Англиядә үсеш алуын, ә Лондонда мөселманнар күбрәк яшәгән районнар барлыгын ассызыклады.
Очрашу ахырында ик як та алга таба хезмәттәшлек итү турында теләкләрен җиткерделәр.