Кайбычта баш казый белән очрашу үткәрелде

12 март 2013 ел 11:28

11 мартта Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды. Җәлил хәзрәт үзенең үтемле вәгазъләрендә Кайбыч халкына гаилә кыйммәтләре һәм Раббыбыз Аллаһы Тәгалә каршында булган бөек бурычларыбыз турында сөйләде. Бу очрашуга килүчеләр һәммәсе дә Җәлил хәзрәткә олы рахмәтләрен белдереп озатып калдылар, дип хәбәр итте район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана