Пензадан килгән балалар Кабан арты мәчетендә кунак булдылар

11 март 2013 ел 16:26

8 мартта Казанга Пенза өлкәсеннән 15 бала килде. Алар "Кабан арты" мәчетенә йөрүчеләр белән бергә мәчеттә җомга намазын укыдылар. Биредә балалар өчен бәйрәм табыны да әзерләнгән иде. Мәчет имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт балаларга динебез кыйммәтләре, ата-анага карата мәхәббәт, аларны тыңлау хакында вәгазь сөйләде. Һәр балага электрон Коръән бүләк ителде.

Пенза өлкәсе мөфтие урынбасары Хәмзә хәзрәт Еникиев мәчет имамнарына һәм мәхәллә  кешеләренә  җылы каршылаулары өчен рәхмәтен белдерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана