Камил хәзрәт журналистлар белән очрашты

06 март 2013 ел 17:37

6 мартта ТР МДН дә Татарстан мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашты.

Камил хәзрәт сорауларга җавап биреп: “Бүген Диния нәзарәтендә Пленум утырышы үткәрелде. Менә шушы утырышта миңа вакытлыча Татарстан мөфтие вазыйфалары йөкләнде. Киләсе, чираттан тыш Корылтайга һәм яңа мөфти сайланганчыга кадәр Татарстан мөфтие вазыйфаларын вакытлыча мин башкарып торачакмын. Бүгенге көндә безнең төп бурыч Диния нәзарәтенең эшчәнлеген яхшы гына итеп дәвам итү, өммәтебезнең тынычлыгын, бердәмлеген саклау һәм Корылтайга тиешенчә әзерләнеп, аны яхшы итеп уздыру”, - диде.

Шулай ук журналистлар очрашуында 14 мартка кадәр Мөфти булырга теләүчеләр Диния нәзарәте гаризаларын тапшыра алулары хакында әйтелде. Кандидатларга куелган таләпләр белән Диния нәзарәтенең рәсми сайты dumrt.ru  да һәм “Умма”, “Дин вә мәгыйшәт” газетларында танышырга мөмкин.

Президиум кандидатларның документларын тикшерәчәк. 16 мартта тагын бер кат чираттан тыш Пленум утырышы уздырыла. Анда рәсми кандидатлар игълан ителүе көтелә һәм чираттан тыш Корылтайның көне билгеләнәчәк. Корылтайда исә Мөфти сайланачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана