2013 елның 14 марты, сәгать 17.00 гә кадәр Мөфти вазыйфасына кандидатлардан документлар кабул ителә.
Мөфтилеккә кандидат булырга теләүчеләр гариза язарга тиеш:
Гариза түбәндәгечә языла:
Пленум утырышында ______________ вазыйфасына рәсми кандидат буларак карау һәм раслау өчен документларны кабул итүегезне сорыйм.
Гаризадан тыш түбәндәге документлар сорала:
паспорт нөсхәсе;
рус һәм татар телләрендә шәхсән кулдан язылган автобиография;
белем алуны раслаучы документлар нөсхәсе;
хезмәт кенәгәсе нөсхәсе;
ТР МДН Уставының 7.2. пункты буенча мөфтилеккә кандидат дини һәм дөньяви белемле, гадел, намуслы булырга тиеш. Шулай ук бернинди сәяси партияләрдә тормаган, хөкемгә тартылмаган һәм начар гамәлләр кылмаган булуы шарт. Моннан тыш дини җитәкче урында ким дигәндә өзлексез 5 ел эшләве таләп ителә.
Мөфтилеккә рәсми кандидатлар ТР МДН Пленумында раслана.