ТР МДН нәзарәтендә кадрлар үзгәреше

06 март 2013 ел 11:39

2013 елның 6 мартында ТР МДН нең Пленум утырышы үткәрелде. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов сәламәтлегенә бәйле сәбәпле отставкага китүен белдерде. Шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов үз вазыйфасыннан китте. Бертавыштан кабул ителгән карар нигезендә, вакытлыча мөфти вазыйфаларын башкару мөфтиенең фәнни эшләре буенча урынбасары Камил хәзрәт Сәмигуллинга йөкләнде.

 

Белешмә

Сәмигуллин Камил Искәндәр улы 1985 елның 22 мартында туган.

Дини белеме:

2003 ел - Төньяк Кавказ ислам университетында укый (Махачкала шәһәре);

2004-2007 еллар - Истанбул шәһәре мәдрәсәсендә укып, фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (сгв) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала. Шулай ук 6 ышанычлы хәдис җыентыгыннан белем бирү өчен шәех Габдерәхим Сәет Ликрим бине Нәхилдән (Марокко) алган иҗазәте бар;

2013 ел - Россия ислам университетының ислам фәннәре факультетында укыган.

Эш урыны:

2008 ел - Казандагы “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана;

2011 елдан - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли.

Фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, ТР МДН Президиумы әгъзасы. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, Татарстан Республикасы баш казые киңәшчесе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар советы җитәкчесе.

Гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша.

Өйләнгән, 3 баласы бар.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана