Каллиграфия конкурсы үткәрелә

13 февраль 2013 ел 15:18

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Гарәп каллиграфиясе конкурсын уздыра. Конкурс  каллиграфия сәнгатенә игътибар арттыру, мөселман мәдәнияте уңышларын пропагандалау ниятеннән оештырыла.

Конкурста профессиональ рәссамнәр, дизайнерлар, гарәп теле һәм каллиграфия укытучылары,  гарәп каллиграфиясе белән мавыгучылар катнаша ала.

Бәйгене оештыруга ТҖ МДН нең уку-укыту һәм яшьләр бүлеге җаваплы. Конкурска йомгак 2013 елның 14 мартында ясалачак. Электрон почта:  2646419@mail.ru

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм иҗади эшләр 1 мартка кадәр нәзарәттә (Казан, Лобачевский ур.,6/27) кабул ителә.  

Конкурста катнашучыларга куелган таләпләр:

1. гарәп сүзләре белән төрле күренешләр, рәвешләр, образлар тудыру;

2. гарәпчә язу төрләре белән оста эш итүне күрсәтү ;

3. шамаил ясап алып килү;

4. билгеле бер исемнәргә тугра ясап күрсәтү;

5. махсус әзерләнгән каурый “каләм”не куллану;

6. каллиграфия композицияләрен уку.

 

Гарәп каллиграфиясе конкурсында катнашу өчен гариза

ФИО___________________________________________________

Эш яки уку урыны _________________________________

_______________________________________________________

Элемтә өчен телефон____________________________________

Электрон адрес ______________________________________

 

Фото: Хаттат Рамил ән-Намир (Насыйбуллов) шамаиле

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана