2 мартта ТР МДН нең “Алтын урта” мөселман яшьләре җәмгыяте Лениногорск шәһәрендә Лениногорск мөхтәсибәте белән берлектә чаңгы ярышларын уздырды. Әлеге чарада шәһәр хакимияте, нәзарәт вәкилләре, җирле имамнар һәм яшьләр катнашты. Чаңгыда 30 га якын кеше ярышты.
Җиңүчеләргә мөфтият исеменнән Коръән һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мөхтәсибәт исә чаңгы ярышына җыелучыларны пылау белән сыйлады.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7706