"Ак мәчет"кә 20 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция уздырылды.

04 март 2013 ел 12:55

2 мартта Чаллының “Ак мәчет” мәчет-мәдрәсәсендә “Иҗтимагый процессларны тотрыкландыруда Ислам роле” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чара мәчет-мәдрәсәгә 20 ел тулуга багышланды.

Конференция кунаклар теркәлүеннән башланды. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан килгән 50 катнашучы чыгыш ясарга теләк белдерде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, көнчыгыш төбәге казые, Әбү-Хәнифә мәзхәбе фикхы буенча белгеч  Рафыйк хәзрәт Миңнеәхмәтов та чыгыш ясады. Ул икътисадка һәм финансларга ислам карашы турында сөйләде. Ислам финанслары тарихы, эшчәнлеге турында бөртекләп аңлатты.

Өйлә намазыннан соң чәй эчү мәҗлесе оештырылды. Конференция ахырында тыңланган чыгышлар буенча резолюция кабул ителде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана