Изге гамәл

04 март 2013 ел 12:29

2 мартта “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре 86 яшьлек Әнисә апада булды. Аңар фонд исеменнән бер айлык подгузниклар тапшырылды. Әнисә апа күп еллар инде урын өстендә, балалары юк. Әбине бертуганының улы  изге күңелле күршеләре – фонд активистлары  ярдәмендә карап тора. Фонд җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Әнисә апаның хәлләрен белеште, аның белән динебез турында сөйләште һәм дисбе бүләк итте. Олы яшьтә һәм авыру булуына карамастан, Әнисә апа Аллаһы Тәгаләне исеннән чыгармый, догада яши.    

Шулай ук фонд хезмәткәрләре Сәетҗәгъфәр хәзрәт белән бергә Дәрвишләр бистәсендәге унберенче коррекцион балалар йортында булдылар. “Кабан арты” мәчете мәхәлләсе мөселманнары көче белән җыелган подгузникларны тапшырдылар. Фонд активистлары биредә тәрбияләнүчеләр өчен “Фән могҗизалары” дип аталган белем бирү - күңел ачу чарасын да уздырды.

Чара кысаларында балалар Исам дине буенча белемнәрен сынадылар, аларга һәр дөрес җавапка “Зәкят” фонды бүләге бирелде.

Соңыннан барлык катнашучылар бергәләп дога кылдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана