1 мартта РИУда “Дубай ислам финанслары үзәгенә әверелерме?” дигән темага лекция була. Берләшкән гарәп әмирлекләре икътисады белән РИУның ислам икътисады һәм идарәсе кафедрасы өлкән укытучысы Ринат Габбасов, шулай ук ислам икътисады өлкәсендә билгеле белгеч Искәндәр Исхаков таныштырачак.
РИУда бик тә сирәк белгечлек - “Дөнья икътисады” буенча бакалаврлар әзерлиләр, алар Ислам илләре белгечләре була. Студентлар ислам икътисадын ( исламда коммерция хокуклары, ислам иминиятләштерүе, ислам банкингы, ислам финанс оешмаларында идарә, ислам финанс оешмалыры эшчәнлеген җайга салу кебек тармаклар буенча) тирәнтен өйрәнәләр, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.
Лекция 320нче аудиториядә сәгать 17.00 дә башлана.