27 февральдә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов Марий Эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган “Ислам террорлыкка каршы” дип аталган "түгәрәк өстәл"дә катнашты һәм нәзарәт исеменнән чыгыш ясады. Чараны Марий Эл республикасы Татар мәдәнияте үзәге, Йошкар-Ола шәһәре хакимиятенең мәдәният идарәсе белән берлектә үткәрде.
“Түгәрәк өстәл”дә “Дини агымнар һәм төркемнәр”; “Россиядә ислам”; “Бүгенге җәмгыятьтә ислам төшенчәсе”; “Ислам һәм яшьләр” мәсьәләләренә караган сораулар күтәрелде.