1 марттан "Сабыйга" акциясе башлана

28 февраль 2013 ел 12:10

 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  "Татар радиосы"  һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте белән берлектә март ае дәвамында әти-әниләре ташлаган сабыйларга подгузник, пеленка кебек кирәк-яраклар җыю максатыннан “Сабыйга” хәйрия акциясен уздыра.

Әлеге сабыйлар Бөгелмә районы балалар хастаханәсендәге  “балалар социаль койкасы”нда сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү курслары үтә. Сабыйлар биредә сәламәтләндерү курсларын 30 көндә үтәргә тиеш, ләкин гамәлдә дәвалану берничә айга да сузыла. Чөнки аларны билгеле бер җиргә урнаштыру проблемасын хәл итү сузылырга мөмкин һәм шул сәбәпле  бу вакытлы урында озаккарак тоткарланалар.

Балаларны урнаштыру белән опека бүлеге шөгыльләнә, алар баланы йә яңа әти-әнисе янына, йә  балалар йортына озаталар. Ай дәвамында “балалар койкасы”на бишкә якын сабый эләгә.

Акция бересеннән башланып 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр бала әйберләрен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә китерә ала: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 йорт, хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге.

Мәгълүмат өчен телефон: 264-61-58 (ГөлнараСадыйкова).

Аллаһ илчесе (сгв) ятимнәргә ягымлы булу турында әйтте: “Кем дә кем ятим баланы үзенә тәрбиягә ала, аның хокукларын саклый һәм башыннан ягымлылык белән сыйпый икән, шул кешегә АллаһыТәгалә, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле савапбирәчәк, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле гөнаһларын кичерәчәк һәм бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле дәрәҗәләр бүләк итәчәк” (Мәҗмугатуль-бәян). Барыгызны да сабыйлар язмышына битараф калмаска чакырабыз!

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана