26 февральдә Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин һәм “Әниләр” мәчете имамы Рамил Гыйззәтуллин Әлмәттә булдылар. Р. Фәхретдинов исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентлары белән очрашу вакытында Рафыйк Мөхәммәтшин дини белем нигезен Россия җирлегендә алырга кирәклеге турында әйтте. “Чит ил вузларына кергәнче сез традицион ислам нигезләрен белергә тиешсез. Бу чагыштырыр һәм дөрес нәтиҗәләр ясау өчен кирәк”, - диде ул. Дини гыйлем туплауларын дәвам итәргә теләүчеләрне мәдрәсәдән соң Россия ислам инстиутына килергә чакырды.
Ректор шулай ук районның башкарма комитетында оешма директорлары каршында чыгыш ясады. Ул ике: дини һәм дөньяви белем бирүче дини югары уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды.
Рафыйк Мөхәммәтшин шәһәр һәм район имамнары җыелышында да катнашты. Имамнар җыелышы үзәк мәчеттә узды, дип хәбәр итә almetyevsk.tatar.ru. Имамнар бу җыелышта Казаннан килгән кунакларга үзләрен борчыган сорауларны юллый алдылар.