Мәчет төзелеше дәвам итә

27 февраль 2013 ел 12:28

26 февральдә Түбән Каманың яңа төзелеп килүче мәчете манарасына гөмбәз урнаштырдылар. Әлеге катлаулы эш уңышлы үтте. Гөмбәзне күтәреп куяр өчен кранны Түбән Каманың механизация  һәм төзелеш идарәсе биреп торды. Хәзер манара биеклеге 39 метрга җитте. Әлегә гөмбәзгә ай куелмаган. Түбән Кама мөселманнары ай кую чарасын  мәхәллә халкын җыеп, кунаклар чакырып тантаналы төстә оештырырга дигән карарга килгәннәр. Ай үзе инде ясалган, ә мәчет төзелеше дәвам итә, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.  

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7638

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана