25 февральдә Төркия Республикасы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы Казан ислам көллияте белән танышты. Ул дини уку йорты китапханәсен, уку-укыту бүлмәләрен, ашханәне, шулай ук көллиятнең тулай торак төзелешен карады. Көллият директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин консулга көллият тарихы, үсеше, укыту процессы турында сөйләде. Консул үз чиратында көллият һәм аның җитәкчелеге, мөгаллимнәре белән танышуга шатлануын белдерде һәм дини гыйлем бирүдә Аллаһы Тәгалә ярдәмен теләде.
Шуны да әйтергә кирәк, бер ай элек Генераль консул Сабри Тунч Ангылы көллияткә төрек телендәге 41 томлык Ислам энциклопедиясен бүләк иткән иде.