Чаллының «Нур-Ихлас» мәчетендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан мәчет әһелләрен зурлау традициягә керде. Бу көнне мәхәлләнең еллык эшенә йомгак ясала, аның иң актив әгъзаларына бүләкләр бирелә. Быел мондый чара 21 февральдә узды.
Имам-хатыйб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мәчет картларын Ватанны саклаучылар көне белән котлады, Ватанны саклау һәр ир кешенең изге бурычы икәнлеген искә төшерде. Аннары ул 2012 ел барышында башкарылган эшләр, 2013 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Мәсәлән, быел мәчетне тышкы яктан буяу, гөмбәзнең тышкы өлешенә ремонт уздыру, котельныйны киңәйтү һ.б. эшләр ният ителгән.
Мәчеткә 315 кеше, шул исәптән балалар якшәмбе укуларына җәлеп ителгән. Аларга 18 мөгаллим, мөгаллимә дәресләр бирә.
Хисаплар тыңланганнан соң аш мәҗлесе узды, дип хәбәр итә мөфтият. Җыелышта актив имамнарга истәлекле бүләкләр, шулай ук чарада катнашучыларга “Изгелеккә нәсихәтләр” һәм имам Сөләйман хәзрәт Фәхриевның мәчет ярдәмендә дөнья күргән “Чын дин кешене йоклатмас, ә уятыр” исемле вәгазьләр җыентыгы өләшенгән.