Беренче тапкыр "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивале уздырылды

25 февраль 2013 ел 15:15

24 февральдә Бөгелмәдә республика күләмендә “Зәйтүнә” дип аталган дини мөнәҗәтләр фестивале үткәрелде.  Мондый төр фестиваль беренче тапкыр оештырылды. Элек-электән үк халкыбыз өчен мөнәҗәтләр Ислам кыйммәтләрен саклау, җиткерү чарасы булып торган. Иң авыр заманнарда да әбиләребез аларны көйләп юанган, балаларына өйрәткән. Репрессияләр һәм эзәрлекләүләр кебек аяныч заманнарда да мөнәҗәтләр татар халкының дини-милли  рухын саклаган.

Беренче мөнәҗәтләр фестивален Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә районы мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды.   Чара кысаларында узган конкурста Бөгелмәдән, Лениногрскидан, Баулыдан, Зәйдән, Мамадыштан, Казаннан 50дән артык мөнәҗәтче катнашты. Казан ислам көллияте һәм “Ак өмет” пансионаты шәкертләре дә үзләренең осталыкларын сынады.

Фестивальдә оештыручы буларак Бөгелмә районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, кунак буларак  Мамадыш, Баулы, Лениногорск мөхтәсибләре, имамнары Илһам хәзрәт Миңнегалиев, Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Исмәгыйл хәзрәт Сингатуллин катнашты.

Мөнәҗәтчеләрнең чыгышларын көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, мөнәҗәтләр башкаручы Римма Карамниса, РИУ мөгаллиме Ильяс Халиков, нәзарәтнең  “Алтын Урта” мөселман яшьләре оешмасы җитәкчесе Акйолдыз Фәизова һәм Бөгелмәнең төрле оешмалары вәкилләре бәяләде.  

Җиңүчеләр ике юнәлештә: “Ялгыз башкаручы” һәм “Ансамбль» номинацияләрендә билгеләнде.

“Ялгыз башкаручы” юнәлешендә 7-12 яшьлекләр арасында: 

беренче урын - Ильяс Минхаҗев,

икенче урын- Айдар Дәүләтгәрәев,

өченче урын- Розалина Рамазанова.

 

13-17 яшьлекләр арасында:

беренче урын - Алсу Исрафилова,

икенче урын- Габдрахманова Резедә,

өченче урын- Тәлгать Сөләйманов.

 

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:

беренче урын- Фатыйх Нуруллин,

икенче урын – Алсу Нигъмәтуллина,

 өченче урын – Рәфис Шәйдуллин.

 

Балалар ансамбльләре арасында:

беренче урын-  “Ишрак”,

икенче урын- "Бертуган Суйоновлар",

өченче урын – “Ак Өмет” пансионаты ансамбле.

 

Өлкәннәр ансамбле :

беренче урын – “Мирас”;

икенче урын – “Тургай”;

өченче урын- Казан ислам көллияте ансамбле.

Махсус бүләк – фестиваль кубогы татарча мөнәҗәтләр башкарган РИУ студенты гарәп Сәет Даутка тапшырылды.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр: электрон китап, флэшка, мп3- плеер, планшет компьютер, нетбук, фотоаппарат, видеокамералар бүләк ителде.

Фестивальдә мөнәҗәтчеләрне бәяләп кенә калмыйча, үзе дә мөнәҗәтләр башкарган танылган артист Миңгол Галиев  татар халкының рухи, мәдәни традицияләрен саклауда мөнәҗәтләрнең роле зур булуга игътибар юнәлтте. Шуңа күрә “Зәйтүнә”  фестивале кебек чараларны күбрәк уздырырга һәм хупларга кирәклеге турында әйтте.  

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/7605

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана