Мөселманнар өчен физик сәламәтлек тә мөһим

23 февраль 2013 ел 13:36

23 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның “Хезмәт резервлары” cтадионында “Ислам чаңгы эзе” дип аталган чаңгы ярышын уздырды. Кышкы спорт чарасын нәзарәтнең “Алтын урта” мөселман яшьләре бүлеге “Зәкят” хәйрия фонды ярдәмендә оештырды.

Чаңгы ярышында 70кә якын кеше катнашты. Алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде. Күпләр гаиләләре белән килде.  Иң кечкенә чаңгычы 4 яшьлек иде.

Спорт чарасы Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмовның сәламләве белән башланды. Иң башта “Кабан арты” мәчете имам-хатыйбы, “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Коръән сүрәләрен укыды.

Габдулла хәзрәт үзенең чыгышында мөселманнар өчен рухи яктан да, физик яктан да сәламәт булу мөһимлеген, шуның өчен дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте спорт чараларын уздырганны билгеләп үтте. Шулай ук ул, журналистлар сорауларына җавап биргәндә, мөселманнар “Россия чаңгы ярышы”нда катнашсын өчен “Ислам чаңгы эзе”н киләсе елда бераз иртәрәк үткәрергә кирәклеге турында әйтте.

Чарада хатын-кызлар, балалар, ир-атлар аерым ярыштылар, аннары гаиләләр өчен эстафета уздырылды.

Балалар арасында җиңүчеләр:

1 урын – Таһир Гыйззәтуллин;

2 урын – Муса Әдһәмов;

3 урын – Ильяс Әдһәмов.

Ир-егетләр арасында җиңүчеләр:

1 урын – Динар Касыймов;

2 урын – Наил Галәвиев;

3 урын – Айназ Нургалиев.

Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урын – Гүзәл Галиева;

2 урын – Нәзирә Гыйззәтуллина;

3 урын – Регина Камзина.

Гаиләләр эстафетасында җиңүчеләр:

Әдһәмовлар гаиләсе;

Сәйдәшевлар гаиләсе;

Гыйззәтуллиннар гаиләсе.

Чаңгы ярышына килгән балаларның барысына да тәм-томнар таратылды. Җиңүчеләргә Коръән китаплары, дини китаплар, планшет, электрон китап, флэшка, mp3-плеер бүләк ителде.  

Чара бик күңелле узды, 23 февраль бәйрәм көнендә стадионга җыелган мөселманнарда бары уңай тәэсирләр калдырды. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7600

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана