Чаңгы ярышына рәхим итегез!

22 февраль 2013 ел 08:59

Көчле һәм сәламәт мөселман гаиләсе... Өммәтебез бу турыда һәрвакыт кайгыртырга тиеш. Шул максатны күздә тотып, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы спорт чарасы – чаңгы ярышы уздырачак. Ярышны үткәрү өчен мөфтиятнең “Алтын урта” мөселман яшьләре җәмгыяте җаваплы. Россиянең физик тәрбия һәм спорт отличнигы Рафаэль Мифтахов хәбәр иткәнчә, әлеге ярышта ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар, балалар да катнаша алачак. Ярыш күп кенә мөселман гаиләләрен бергә җыяр, дип көтелә. Барлык теләүчеләр өчен – балалар һәм өлкәннәр арасында да эстафета уздыру каралган. Моннан тыш, “Алтын урта” җәмгыяте төрледән-төрле күңел ачу программалары, спорт уеннары, конкурслар үткәрәчәк. Чаңгы ярышында, уеннарда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – интернет-планшет, электрон китап, флешка, MP3-плеер тапшырылачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Акйолдыз Фәйзова хәбәр иткәнчә, “Лыжня Ислама” дип аталган әлеге спорт чарасы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спортны популярлаштыру, мөселман яшьләрен кышкы спорт төрләренә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Шунысын да искәртеп үтик: катнашучыларга хәмер куллану һәм провокацион лозунглар белән чыгу тыела.

Чаңгы ярышы “Хезмәт резервлары” стадионында иртәнге сәгать унда (10.00) башланачак. Чаңгыларны нибары 80 сум түләп арендага алу мөмкинлеге тудырылачак. «Хезмәт резервлары» стадионы М.Горький исемендәге паркка керү юлында урнашкан. Аның адресы: Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 7а йорт.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 238-17-61 (Диния нәзарәте).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана