Әхлак дәресләре балаларны тәрбияләргә булыша

22 февраль 2013 ел 13:38

Әлмәт шәһәре Үзәк мәчете мөгаллимнәре районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Миңнегөл ханым белән берлектә Мөслим районының Ташлыяр авылы коррекцион мәктәбендә әхлак дәресләрен  уздыра. Әлеге мәктәптә 1-9 сыйныфларда 70 бала укый. Барлык балалар да дәресләргә бик теләп йөри. Мәктәп директоры Расиха Сафина сүзләренә караганд, әхлак дәресләре балаларны тәрбияләргә булыша.

Әлмәт мөхтәсибәте хәбәр итүенә караганда, 20 февральдә мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм уздырылган. Әлеге чарада Ташлыяр авылы имамы, өлкән буын вәкилләре, шулай ук Әлмәт мөхтәсибәте мөгаллимнәре катнашкан. Мәктәп директоры мөгаллимнәргә “Рәхмәт хаты” тапшырган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана