Казан ислам көллиятендә "ачык дәрес" узды

21 февраль 2013 ел 11:54

20 февральдә Казан ислам көллиятендә беренче курс студентлары өчен фикх (ислам хокукы) фәне буенча "ачык дәрес" үткәрелде. Дәресне Сабир хәзрәт алып барды. Дәрес “Зәкятне тоту юллары” дигән тамага багышланды. Әлеге дәрестә нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, бүлек методисты Нәзирә Гыйззәтуллина, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин һәм РИУ, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе мөгаллимнәре катнашты.

Дәрес тәмамлангач аның ничек узуы турында киңәшү булды. Нәзирә ханым дәресне алып барган мөгаллимнең үз фәнен бик яхшы белүен һәм дәреснең югары педагогик дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. Башка уку йортлары мөгаллимнәре тормыштан мисаллар китерерргә кирәклеге хакында әйттеләр. Гомәмән, “ачык дәрес” бик яхшы яктан бәяләнде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана