Түбән Камадагы яңа мәчет төзелешенең чираттагы өлеше тәмамланды. Гөмбәзнең эчке ягы гипс-картон белән тышланды. Бу эшне бер ай ярым эчендә өч белгеч: Рамил Яманколов, Илдар Нотфуллин, Андрей Лашманов башкарды. Эчке яктан тышлау өчен барлыгы 400 табак утка чыдамлы картон тотылды. Төзелеш материалы гөмбәз рәвешен алсын өчен төзүчеләргә шактый вакыт исәп-хисап ясарга туры килде. Төзелеш прорабы Камил Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, алга таба гөмбәзне сылап тигезләү һәм аңар махсус төзелеш материалы ябыштыру каралган. Шуннан соң рәссам-бизәүчеләр эшкә тотыначак.
Алла боерса, мәчетнең тышкы яктан да төзелеш эше озакламый тәмамланыр. Чиләбедән килгән төзүчеләр манарага чатыр ясау эше белән мәшгуль. Алар үзенчәлекле материал – нитротитанны файдаланалар. Сыйфаты буенча ул сусаль алтыннан яхшырак. Түбән Каманы ярты гасыр үзенең ялтырап торуы белән бизәр дип көтелә.
Чатырны манарага якынча бер атнадан соң урнаштырырга җыеналар.