20 февральдә “Мәрҗани” мәчете конференцияләр залында Казан ислам көллияте студентлары алдында билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм уннан артык бизнес-проект авторы эшкуар Марат Бикмуллин чыгыш ясады.
Марат Бикмуллин КФ(И)Уның физика факультетын тәмамлаган һәм квант физикасын өйрәнгән белгеч. Аның фикеренчә квант физикасы аша җан һәм мәңгелек тормыш төшенчәләрен аңлатырга мөмкин. бу уңайдан ул үзенең фикерләрен, тикшерү нәтиҗәләрен студентларга җиткерде.
Мондый чаралар дөньга карашны киңәйтә, шулай ук фән белән диннең үзара бәйле булуын күрсәтә.