"Хәләл" комитеты «EURO-ASIA EXPO 2013» халыкара күргәзмәсенең рәсми партнеры

20 февраль 2013 ел 12:21

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтененең "Хәләл" стандартлар комитеты «EURO-ASIA EXPO 2013» халыкара күргәзмәсенең рәсми партнеры булды. Әлеге бөек Ефәк юлы традицияләрен яңарту максатыннан оештырыла торган күргәзмә 3-6 октябрьдә Казанда үткәреләчәк.  «EURO-ASIA EXPO 2013» кысаларында «KAZANHALAL 2013» күргәзмә-ярминкәсе дә уздырыла. Быел бу хәләл продуктлар җитештерүчеләрне бергә җыя торган чараның төп темасы - "Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләр".

Күп кенә Европа һәм Азия илләре «EURO-ASIA EXPO 2013»да катнашырга теләк белдергәннәр инде. Алар арасында Бөекбритания, Германия, Дания, Франция, Болгария, Кытай, Индия, Япония, Сингапур һәм башкалар бар. 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана