21 февральдә сәгать 14.00 дә "Апанай" мәчетендә беренче меценат картасы тапшырыла. Тәүге карта "Апанай" мәчетен яңартуга зур өлеш керткән иганәче Наил Сираҗетдинга биреләчәк. Бүгенге көндә дә Наил әфәнде мәхәллә халкына һәм дини оешмага ярдәм итүен дәвам итә.