РИУда яңа үзәк ачыла

19 февраль 2013 ел 16:45

20 февральдә, сәгать 11.00 дә Россия ислам университетында  Төрек мәдәнияте һәм теле үзәген ачу тантанасы үткәрелә. Тантанада Төркия Республикасының Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы катнаша. Үзәк РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм консул инициативасы белән ачыла. Төркия ягы үзәк өчен бирелгән кабинетны төзекләндерде һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтте.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге яңа үзәк РИУда эшләүче телләргә кагалышлы өченче үзәк булып тора. Элегрәк фарсы һәм гарәп телләре үзәкләре булдырылган иде. Аларда фарсы, төрек телләрен бушка өйрәнү курслары РИУ студентларына гына түгел, барлык теләүчеләр өчен оештырылды. Төркия мәдәнияте һәм теле үзәгендә дә мондый төр курслар үткәрелү көтелә, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана